Шоколад янарга тиешме? Җавап...
Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә кешеләр шоколадка ут төртеп карый һәм аның янып китүенә гаҗәпләнә. Кемнеңдер шоколады яна, ә кемнекедер юк. Шоколад янарга тиешме? Казан федераль университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшин җавап бирә: - Әле генә студент-аспирантлар белән шул хакта сөйләштек. Әлбәттә, шоколад янарга тиеш - арзанлысы да, кыйбатлысы...
- Әле генә студент-аспирантлар белән шул хакта сөйләштек. Әлбәттә, шоколад янарга тиеш - арзанлысы да, кыйбатлысы да. Чөнки аның составында зур өлешне май алып тора, калганы - шикәр һәм кушылма матдәләр. Билгеле, болар барысы да янарга тиеш. Су, аш тозы, содадан кала, теләсә нинди азык-төлек продуктлары яна. Су күбрәк булганнары әкренрәк яна, аларны яндыру өчен суның парга күчүе кирәк. Ә су булмаган продуктлар - шоколад, сало, чипсы, макарон - алар тиз янып китә. Аларның януы һич тә сыйфат турында сөйләми, бу бары тик су әз, ә янучан органика күп дигән сүз, - дип аңлатты Курамшин.
тулысы белән:
http://intertat.tatar/copayjavap/shokolad-yanarga-tieshme-galim-a-latmasy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев