Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синоптиклар октябрьгә фаразларын җиткерде

Быел көз нормадан сизелерлек тайпылышлар булмаячак, дип җиткерә синоптиклар.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Синоптиклар октябрьгә фаразларын җиткерде. Гомумән алганда, быел көз нормадан сизелерлек тайпылышлар булмаячак, дигән "Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина.

Шулай итеп, Мәскәүдә төнге температура уртача 1-6, көндез 6-11 градус чамасы булачак. Айның икенче яртысында бераз салкынчарак булыр, дип фараз кылына. Температура төшеп, 1-6 градуска кадәр салкын булачак.

Россиянең Идел буе төбәкләрендә уртача һава температурасы - төнлә -1-+5, көндез 11 градус җылы булачак. Октябрь биредә яңгырлы булачак, явым-төшем нормадан шактый артык булыр, дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/02/149420/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев