Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүчегә 10 меңлек сертификат

КВН бәйгесенең финалында катнашкан биш командага да сертификатлар тапшырылды.

Алар тагын килделәр. Кемнәрме? Район оешмалары арасында барган КВН уеннарының ярымфинал җиңүчеләре. Кая дисезме? Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсен­дә, КВН тамашасының финал ярышында көч сынашырга. Биш команда арасында бәйгенең кызу булачагын чамаларга була иде. Ярымфиналларда чыныгу алган Олы Әтнә урта мәктәбенең "СОШки", район үзәк больницасының "Гиппократ оныклары", элемтә һәм почта бүлекләренең "ИнтерДА", сәнгать мәктәбенең "Смурфи­ки", халыкны социаль яклау һәм хезмәт күр­сәтү үзәгенең "Игелек фәрештәләре" ко­мандаларының һәр­кайсы мактауга лаек. Кабаттан әзерләнеп сәхнәгә чыгу җиңелләрдән түгел. Чөнки төп хезмәтеңне дә башкарасы бар.

Һәр команда да уеннарга ныклап әзерләнгән иде. Шулай да җиңүче берәү генә була. Ул "Игелек фәрештәләре" командасы. Җиңүчегә 10 мең сумлык сертификат тапшырылды. Калганнары да бүләксез калмады - аларга да 7 мең сумлык сертификатлар бирелде. Ә районның иң шаян егете белән кызы бер мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр түбәндәгечә:

"Районның иң шаян егете" - "Смурфики" командасыннан Зиннур Һадиев.

"Районның иң шаян кызы" - "Гиппократ онык­лары" командасыннан Зөлфия Сәлимова.

"Иң шук команда" - Олы Әтнә урта мәктәбенең "СОШки" командасы.

"Иң музыкаль команда" - сәнгать мәктәбе командасы.

"Иң тырыш команда" - район элемтә һәм почта бүлегенең "ИнтерДА" командасы.

"Иң тапкыр команда" булып район үзәк больницасы командасы бил­геләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев