Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарча хоккей: Казанның "Ак Барс" командасы "Югра" хоккейчыларын отты

Казан хоккейчылары үз бозындагы уеннар сериясенә нокта куйды.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатындагы чираттагы уенны Казанның "Ак Барс" командасы җиңү белән төгәлләде - үз бозында Ханты-Мансиның "Югра" хоккейчыларыннан өстен чыкты.

Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда узган матч "Ак Барс" командасы файдасына 3:1 исәбенә төгәлләнде. Казан командасына җиңү китергән алкаларны беренче периодта - Джастин Азеведо, икенче периодта - Станислав Галиев һәм өченче периодта Василий Токранов кертте. Кунаклар бердәнбер алкаларын өченче периодта кертте.

Шулай итеп, Казан хоккейчылары үз бозындагы уеннар сериясенә җиңү белән нокта куйды.

9 октябрьдә Казан хоккейчылары Түбән Новгородта "Торпедо" командасы белән уйный.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Югра" (Ханты-Манси) - 3:1 (1:0, 1:0, 1:1).

1:0 Азеведо (Секач, Ландер, 03:04)
2:0 Галиев (Ткачёв, Клинкхаммер, 36:55, күплектә)
2:1 Скачков (Витасек, Штайнох, 46:16)
3:1 Токранов (Секач, 49:23)
Капкачылар: Гарипов - Проскуряков.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/04/149634/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев