Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мәктәпләрдә "җир җиләге" дип аталган конфет төрендә наркотик пәйда булуын кисәтү турында хәбәрләр таратыла.
Балалар, янәсе, әлеге конфетны ашап, наркотик агулану белән хастаханәгә эләккәннәр.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Татарстанда андый хәл юклыгын раслап, әлеге фактны кире кага.
Социаль челтәрләрдәге мәгълүмат исә вирус характерындагы әледән-әле булып торучы "рассылкалар"га тиң.
Чыганак http://tatar-inform.tatar/
Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы
Нет комментариев