Һәр муниципаль район үз мәйданчыгын мәгариф оешмалары белән берлектә оештыра.
26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. "Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгын көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән бергә тәкъдим итәчәк", — диелә хәбәрдә.
Нет комментариев