Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан механизаторлары Россия чемпионатында көч сыный һәм төп бүләк - “УАЗ Патриот” машинасына лаек булырга өметләнә

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА фотосы Җилкәннәр җилдә, ә оста тракторчылар басуда һәм ярышларда сынала. Мөслим районыннан Рафис Шәмсиев, Әтнә районыннан Ирек Галиев һәм Мамадыш районынан Альберт Әкбәров та үзләрен сынап карау максатыннан, Россия күләмендә үткәрелә торган сукачылар чемпионатына юл алган. Сукалау буенча V Россия чемпионаты Төмән өлкәсендә үткәрелгән иде. Быел исә ярыш...

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА фотосы

Җилкәннәр җилдә, ә оста тракторчылар басуда һәм ярышларда сынала. Мөслим районыннан Рафис Шәмсиев, Әтнә районыннан Ирек Галиев һәм Мамадыш районынан Альберт Әкбәров та үзләрен сынап карау максатыннан, Россия күләмендә үткәрелә торган сукачылар чемпионатына юл алган.


Сукалау буенча V Россия чемпионаты Төмән өлкәсендә үткәрелгән иде. Быел исә ярыш Башкортстанның Уфа районында уздырыла. 2016 елда илебезнең 29 төбәгеннән механизаторлар көч сынашса, быел 40 төбәктән килүчеләр үз осталыкларын күрсәтә.


Әтнәнең "Күңгәр" хуҗалыгы механизаторы Ирек Галиев бәйгедә узган ел катнашып, өченче урын алган иде.


Ирек Галиевкә 39 яшь. Ул трактор йөртү таныклыгын мәктәптә укыганда алган. Тракторда 20 яшеннән - армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле эшли. Хезмәтем авыр, әмма яратып башкаргач, җиңеләя, ди көн дә иртәнге 3тән эшкә керешүче Ирек Галиев. Беренче тракторы чылбырлы "ДТ-75" булган, икенчесе - "Беларус-1221". Әлегә икесендә дә эшли: берсендә терлекләргә азык ташыса, икенчесендә җир эшкәртә. Кыр алдынгысының яраткан бәйрәме дә - Сабан туе.

(фотода Ирек Галиев кызы Әминә белән)

-Мин инде чыгыш ясадым, нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел. Таләпләр былтыргыдан аерылмый, шул ук сука, шул ук трактор, дигәндәй. Җир генә биредә икенче төрле. Безнең Әтнәдә мондый кара туфрак түгел, өстәвенә ярышлар башланганчы яңгыр да явып узган. Шуңа бераз кыенрак булды. Биредә 10 трактор этаплап ярыша. Без, узган ел алдынгырак урыннарда блулучыларны, беренче этапка куйдылар. Калганнарга сынаулар күбрәк булды, - диде Ирек Галиев.


Ел саен ул 350 гектарлап җир сукалый. Ярышларга исә махсус әзерләнмәгән. Шулай булса да, уңышка ышана.


Чемпионатның бүләкләре дә саллы -беренчелекне алучыга узган ел "УАЗ Патриот" машинасы, икенчегә 100 мең сум, өченчегә 70 мең сум биргән булганнар.


Рафис Шәмсиев әле ярышта катнашмаган, үзенең осталыгын ул бүген күрсәтәчәк.


-Татарстан командасы узган ел да сынатмаган иде, быел да тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясарбыз дип уйлыйм. Билгеле инде, җиңүгә өмет бар, - ди трактор-шоуда катнашачак механизатор.


Егетләргә бары уңышлар гына телисе кала!


Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев