Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә
Җәмгыять

Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә

Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартлары бозылу турында кисәтү хәбәре таратты.

Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Казанда секундына 16 метрга кадәр булуы фаразлана.

Күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлануга китергән кыска вакытлы буран көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/01/151466/


Нет комментариев