Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан юлларын кардан чистартырга 450 берәмлек махсус техника чыгарырга туры килгән

Узган тәүлектә бозлавыкка каршы көрәштә 6954 тонна катнашма кулланылган. (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда федераль дәрәҗәдәге юлларны кардан чистарту өчен 126 берәмлек махсус техника эшкә җигелгән, төбәк юлларында - 329 берәмлек техника эшли. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Узган тәүлектә бозлавыкка каршы көрәштә 6954 тонна...

Узган тәүлектә бозлавыкка каршы көрәштә 6954 тонна катнашма кулланылган.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда федераль дәрәҗәдәге юлларны кардан чистарту өчен 126 берәмлек махсус техника эшкә җигелгән, төбәк юлларында - 329 берәмлек техника эшли. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Узган тәүлектә бозлавыкка каршы көрәштә 6954 тонна комлы-тоз катнашмасы, 386 тонна чиста тоз һәм 246 тонна тозлы су кулланылган. Кышын федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге юлларны тәэмин итү өчен бозлавыкка каршы материаль тулы күләмдә - 387 мең тонна әзерләнгән.

Хәзерге вакытта Татарстан аэропортлары гадәти режимда эшли, дип җиткерә министрлык.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/05/153689/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев