Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда баткан судноларны киләсе елның икенче яртысында күтәрә башларга мөмкиннәр

"Идел" проекты Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә әзерләнә, ул 17 төбәк юнәлешен үз эченә ала.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Ләйсән Фәйзуллина). Татарстан елгаларында баткан судноларны киләсе елның икенче яртысында күтәрә башларга мөмкиннәр. Әлеге мәсьәлә елгаларны чистартуны үз эченә алган "Идел" - "Волга" проектына кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин җиткерде.

"Идел" - "Волга" проекты Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә әзерләнә. Ул 17 төбәк юнәлешен үз эченә ала. Аерым алганда, Татарстанда Республика транспорт министрлыгының аерым программасы тормышка ашырылды инде. Аның кысаларында баткан суднолар картасы төзелгән иде.

Пресс-конференция

Узган ел елга төпләрендәге барлык баткан корабльләр һәм баржалар тикшерелде. Экология куркынычы дәрәҗәсе бәяләнде. Аларны күтәрү өчен кирәк булган сумма ачыкланды. "Сүз Татарстан мәйданнарындагы йөзләгән судно турында бара", - дип билгеләп үтте спикер.

Федераль үзәк белән әлеге мәсьәләдә фикер алышу булган. Татарстан тәҗрибәсе Россиянең башка субъектларына да таратылачак. Программа тулаем киләсе ел уртасында формалашып бетәчәк, дип йомгаклады чыгышын Инсаф Галиуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/04/153659/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев