Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бүген көчле җил көтелә

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез республика территориясендә, шул исәптән Казанда да көчле җил көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17, Казанда 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Урыны белән томан.

Көндезге һава температурасы Татарстанда 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/14/152266/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев