Узган тәүлектә җиде кеше дәваланып беткән.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 24 яңа очрагы ачыкланган, барысы да авыру кеше белән контактта булу аркасында йоктырылган. Шулай итеп республикада авыру йоктыручыларның гомуми саны 7 021 булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«3 кеше - хастаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.
Пандемия башланганнан бирле республикада 5 905 дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 7 кеше терелгән.
Нет комментариев