Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 21 очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 7 меңнән артык очрагы ачыкланган.

Татарстанда тәүлегенә яңа Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 21 очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән кертелгән һәм 20се контакт юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дүрт кеше хастаханәгә урнаштырылды, 17 кеше өйдә дәвалана», – диделәр ведомствода.

Авыруны йоктыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында – тугыз кеше. Шул ук вакытта инфекциялеләр арасында балигъ булмаган, шулай ук 80 яшьтән өлкәнрәк бер генә кеше дә юк.

Татарстан муниципалитетлары арасында иң күп чир очраклары Казанда ачыкланган, анда вирусны 18 кеше йоктырган. Яшел Үзән, Кукмара һәм Спас районнарында инфекцияле берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 7 мең 65 очрагы теркәлгән. Бу чорда 5 мең 959 кеше сәламәтләнгән, аларның 36сы узган тәүлектә савыккан.

 Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/health/23-09-2020/tatarstanda-t-lek-echend-covid-19-bel-n-zararlanuny-21-ochragy-terk-lg-n-5773591

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев