Татарстанда явым-төшемсез, салкынча көн көтелә
Төньяктан уртача тизлектә җил исә.
(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Көн дәвамында явым-төшем көтелми, төньяктан уртача тизлектә җил исә.
Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда - +3..+8, Казанда +5..+7 градус җылы булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/02/149409/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев