Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Татарстанның Милли китапханәсендә аудиокитаплар тәкъдим ителәчәк

23 ноябрьдә тәкъдим ителәчәк аудиокитапларда Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре урын ала.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан Милли китапханәсендә 23 ноябрь көнне "Җидегән чишмә" студиясендә яздырылган аудиокитаплар тәкъдим ителәчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Милли китапханәсеннән хәбәр итәләр.

2017 елның май аенда "Түбәнкаманефтехим" предприятиесенең 50 еллыгы уңаеннан "Түбәнкаманефтехим халык иҗаты йорты" төзелде. Анда "Җидегән чишмә" студиясе эшли башлады. Студиядә татар язучыларының әсәрләрен аудиокитапларга яздыра башладылар.

Бу проектның максаты - Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең иҗади мирасын саклау, талантлы авторларны барлау. Бүгенге көндә студия 10 аудиодиск чыгарды: татар халык шагыйрьләре Габдулла Тукай, Разил Вәлиев шигырьләре, Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар", "Мөһаҗирләр" әсәре, шулай ук "Түбәнкаманефтехим" оешмасы хезмәткәрләренең әсәрләре.

Барлык яздырылган китаплар "Татарстанның мәдәни мирасы" логотибы астында таратыла. Быел октябрь аенда бу әсәрләр ЛитРес сайтында урнаштырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152697/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев