Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тирә-юнебездә яхшы кешеләр

"Яхшылык эшлә дә суга сал", - дигән борынгылар. Бу мәкаль безнең яраткан авылдашыбыз Сәфәргалиев Мөхәммәд турында. Арча районының Ак-Чишмә авылында туып-үскән бүгенге көндә Олы Әтнәдә яшәүче авылдашыбыз авылыбыз өчен зур изге эшләр башкарды. 2010 елның көзендә авылдашыбыз Мөхәммәд барлык авылдашыбызның йөрәгенә юл табып, зират әйләнәсен тимер рәшәткә белән әйләндерү эшен...

"Яхшылык эшлә дә суга сал", - дигән борынгылар. Бу мәкаль безнең яраткан авылдашыбыз Сәфәргалиев Мөхәммәд турында.
Арча районының Ак-Чишмә авылында туып-үскән бүгенге көндә Олы Әтнәдә яшәүче авылдашыбыз авылыбыз өчен зур изге эшләр башкарды. 2010 елның көзендә авылдашыбыз Мөхәммәд барлык авылдашыбызның йөрәгенә юл табып, зират әйләнәсен тимер рәшәткә белән әйләндерү эшен оештырган иде. 2017 елның җәй айларында Мөхәммәд Мәхмүт улы тагын авылдашлар өчен зур бүләк ясады, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган искиткеч матур һәйкәл хәзер авылыбызны бизәп тора. Авылдашыбыз башкаларны бу эшкә тартып кына калмады, һәйкәл төзелеше вакытында күп кенә эшләрне үз кулы белән башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев