Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә авыл хуҗалыгы студентлары дипломлы белгечләр булдылар (фотоларда"

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының чыгарылыш курс студентлары дипломлы белгечләр булды. Хушлашу мизгеле һәрвакыт шатлык хисләре белән бергә күңелләргә моңсулык та өсти. Укып бетереп, кулга диплом алу - зур шатлык булса, берничә ел синең өчен икенче өең булып торган уку йорты стеналары, әниеңдәй якын укытучылар, һәм билгеле инде...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының чыгарылыш курс студентлары дипломлы белгечләр булды.

Хушлашу мизгеле һәрвакыт шатлык хисләре белән бергә күңелләргә моңсулык та өсти. Укып бетереп, кулга диплом алу - зур шатлык булса, берничә ел синең өчен икенче өең булып торган уку йорты стеналары, әниеңдәй якын укытучылар, һәм билгеле инде иң якын дусларга әйләнгән курсташларың белән хушлашу - үзе сагышка сала. . Укытучыларың да әнә бүген бераз каушабрак киткән кебек, сүз әйтсәң күңел диңгезе чайпалып китәргә генә тора.

Йөзгә якын студент кулларына көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрен тәмамлап, бухгалтер, экономист, механик, ветеринар кебек белгечлекләр буенча кулларына диплом алды . Араларыннан ун егет чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, армия сафларына хезмәт итәргә алынган. Андыйларның әти-әниләре өчен бигрәк тә моңсу булгандыр.

Тулырак язма "Әтнә таңы" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев