Әтнә кызы Айсылу Озын толымлы
Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә Арча педагогия көллиятендә "Озын толымлы татар кызы" дип исемләнгән Республикара бәйге узды. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 1 курс студенткасы Айсылу Әхмәдуллина, үзенә булышлык иткән техникумның егет-кызлары ярдәме белән алты турдан торган бәйгедә беренче урынга лаек...
Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә Арча педагогия көллиятендә "Озын толымлы татар кызы" дип исемләнгән Республикара бәйге узды. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 1 курс студенткасы Айсылу Әхмәдуллина, үзенә булышлык иткән техникумның егет-кызлары ярдәме белән алты турдан торган бәйгедә беренче урынга лаек булды. Икенче урында Арча педагогия көллияте студенткасы, өченчедә Яр Чаллы төзелеш көллиятенеке. Афәрин Айсылу! Афәрин техникумнар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев