Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәбе укучыларыннан - «Йөрәк елъязмасы»

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрү максатыннан РФ Мәдәният министрлыгы Яндекс компаниясе белән берлектә, Россия ветераннар берлеге һәм «Үлемсез полк» ООД белән бергә «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» ведомствоара проекты кысаларында «Йөрәк елъязмасы» Бөтенроссия акциясен үткәрүне башлап җибәрә.

Бөек Ватан сугышы темасына язылган видео яздырырга кирәк. Үз исем-фамилиягезне, классыгызны, шәһәрегезне күрсәтегез, шигырьне кемгә багышлавыгыз, авторын һәм шигырьнең исемен күрсәтегез.
Роликның озынлыгы: 15 секунд – 5 минут.
Минималь “разрешение”се: 1280*720 пикселей.
Акциядә катнашучылар – бөтен ил мәктәп укучылары – Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлый яисә үзләренең герой ата-бабаларын сугыш турындагы шигырь белән искә ала алачаклар, аны видеога яздырырга һәм 2020 елның 8 маена кадәр letopisserdec@yandex.ru адресына җибәрергә тәкъдим ителә, шулай ук #летописьсердец, #мәдәни марафон хэштеглары  белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
Акцияне үткәрүдә катнашкан мәдәният волонтерлары Яндекс Эфирга барлык видеороликларны да күрсәтәчәкләр.
Шулай ук видеороликта Бөек Ватан сугышында катнашучының туганының портретын урнаштырырга мөмкин – һәм ул чакта сезнең видео " Үлемсез полк « – moypolk акциясе сайтында басылырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев