Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә проку-ратурасы хезмәткәрләре бәйрәмнәрен уңыш белән каршы алды

12 гыйнвар көнне Россия прокуратурасы хезмәткәрләре 292 еллык һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Һөнәри бәйрәмебез Россия Федерациясе Президентының махсус Указы нигезендә, 1996 елдан бирле билгеләнә. Тарихы бик кызыклы. Әле 1722 елның 12 гыйнварында ук Бөек Петр Указы белән Сенат каршында генерал-прокурор посты билгеләнә. Шулай итеп башлангычында Павел Ягужинский булган прокуратура институтына...

12 гыйнвар көнне Россия прокуратурасы хезмәткәрләре 292 еллык һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Һөнәри бәйрәмебез Россия Федерациясе Президентының махсус Указы нигезендә, 1996 елдан бирле билгеләнә.

Тарихы бик кызыклы. Әле 1722 елның 12 гыйнварында ук Бөек Петр Указы белән Сенат каршында генерал-прокурор посты билгеләнә. Шулай итеп башлангычында Павел Ягужинский булган прокуратура институтына нигез салына.

Төзелүеннән алып бүгенге көнгәчә прокуратура эшчәнлегендә төп бурыч - хокук саклау. Прокурор ул - борчу-хәсрәтең белән килердәй һәм дөреслекне табарга ярдәм итүче хөкүмәт хезмәткәре. Халыкка хезмәт итү, аның законлы мәнфәгатьләрен яклау бер генә гасырда да җиңел йөк булмаган. Шуңа күрә Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне бөтен ил, халык өчен бәйрәм дияргә нигез бардыр.

Быел без аны билгеле бер күләмдәге уңышлар белән каршылыйбыз. Саннарга килгәндә, 2013 елны район прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә 968 закон бозу очрагы ачыкланды. Аларның 304е икътисад өлкәсендә, әйләнә-тирә мохит һәм табигатьне саклау буенча - 62, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауга кагылышлы 602 очрак теркәлде. Күргәнегезчә, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендә хокук бозулар иң күбе. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законсыз актларга 109 тапкыр каршы киленде, гражданнар һәм кайбер затларның мәнфәгатьләрен яклап, судка 458 гариза бирелде, закон бозу очракларын гамәлдәгеләре белән тәңгәлләштерүнеталәп итеп 254 тәкъдим кертелде, 303 гаепле вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, Прокуратура карары буенча 143 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды. 2013 ел дәверендә прокуратура органнарына төрле сораулар буенча 78 шикаять кергән. Бу узган елгы күрсәткечкә караганда 13 процентка кимрәк. Бер яктан караганда, бу уңай күренеш. Әмма ләкин 78 мөрәҗәгать безнең кебек 13,4 мең халык яшәгән район өчен бик зур сан. Шикаятьләрнең күбесе гражданнарга каршы хокук бозулар белән бәйле, бу бик аянычлы хәл. Җинаять эше кузгату турында карар кабул итәр өчен тикшерү органнарына 4 эш буенча тикшерү нәтиҗәләре юнәлтелде.

Хөрмәтле коллегаларым, Сезне бәйрәм белән котлыйм! Үзегезгә һәм якыннарыгызга түземлек, сабырлык телим, һәрберегезгә - юлдаш булсын сәламәтлек. Авыр, әмма гаять мөһим хезмәтебездә зур уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев