Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шахматчылары - өченче!

Ирегебез - шәхси беренчелектә беренче! 23-24июньдә Әлмәт шәһәренең "Шахмат клубы"нда ТР Чемпионатының авыл районнары командалары арасында ТРның "Сәламәтлек" 14 авыл Спартакиадасы узды. Анда 52 шахматчы һәмТРның төрле районнарыннан килгән 19 команда катнашты. Шахмат сөючеләр швейцар системасы буенча 23 июнь - көнне 6 уен, 24 июнь көнне өч уен уйнадылар. Безнең...


Ирегебез - шәхси беренчелектә беренче!

23-24июньдә Әлмәт шәһәренең "Шахмат клубы"нда ТР Чемпионатының авыл районнары командалары арасында ТРның "Сәламәтлек" 14 авыл Спартакиадасы узды. Анда 52 шахматчы һәмТРның төрле районнарыннан килгән 19 команда катнашты. Шахмат сөючеләр швейцар системасы буенча 23 июнь - көнне 6 уен, 24 июнь көнне өч уен уйнадылар. Безнең Фердинат Бәйрәмов җитәкчелегендәге дүрт кешедән торган команда - Ирек Сабиров, Марс Мингатин, Роза Кадырова - 24 очко туплап, өченче урын яулады. 9 уеннан 8 очко җыеп,Ирек Сабиров шәхси беренчелектә - 1 урында. 6 очко җыйган Марс Мингатин- 6 урында. Хатын кызлар арасында, 5,5 очко җыеп, Розабыз- 4 урында.
Беренче урында - 25,5 очко белән Актаныш командасы. Күргәнегезчә Әтнә командасы 1,5 балга гына калышты. Икенче урында - Саба, дүртенче урында - Әлмәт командасы.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз. Алар әле юлда...
Бу вакытта кечкенәләр группасыАктаныштачыгыш ясый. Һәркайсына уңышлар телик.

Эльвира Харрасова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев