Әтнә ветераннарына бүләк ясадылар
17 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Флера Сөләйманованың юбилей кичәсе булды. Бу кичәгә без - авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре һәм бер төркем өлкәннәр бардык. Флера апаны яратып, үз итеп бик күп тамашачы җыелган иде. Шул исәптән якташлары - Кама Тамагы районы...
17 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Флера Сөләйманованың юбилей кичәсе булды. Бу кичәгә без - авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре һәм бер төркем өлкәннәр бардык.
Флера апаны яратып, үз итеп бик күп тамашачы җыелган иде. Шул исәптән якташлары - Кама Тамагы районы администрациясе һәм үз авылы җирлеге вәкилләре, туган авылыннан чыгып, Казанда яшәүче өч эшмәкәр аның турында матур фикерләрен җиткерделәр. Туганнары, балалары, аны якын иткән чиксез күп тамашачы Флера апаны чәчәкләргә күмде. Мингазиз абый белән Зәмзәмия апа да Флера апаны урталарына алып котлады.
Татарстан мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, Әсгать Сәфәровның котлавы һәм матди ярдәме тапшырылу да артистның хезмәтенә зур бәя.
Кичә барышында Флера Сөләйманованың үз башкаруындагы искиткеч җырларын, аның репертуарындагы җырларның затлы артистлар башкаруында тыңлап, зур рухи азык алып кайттык. Кичәне Илдар Кыямов алып барлы.
Сәхнә түрендәге экранда җырларга туры килеп бара торган илюстрацияләр дә сәхнәдәге моңны тагын да аһәңле итте.
Шундый концертны карау мөмкинлеген булдырган район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтовка, билет хәстәрен күргән Саймә Сабировага, алып барган шофер Рәфкатькә без зур рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев