Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 43 юл кагыйдәсе бозылган

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, атна барышында район юлларында барлыгы 43 юл кагыйдәсе бозылган. Балаларны махсус утыргычсыз йөрткән, җәяүлеләргә юл бирмәгән, машинаны дөрес урынга куймаган - берәр, административ штрафларын вакытында түләмәгән, ут яндырып йөрмәгән, йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утырган, страховкасы булмаган килеш машина йөрткән, юл кагыйдәсен...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, атна барышында район юлларында барлыгы 43 юл кагыйдәсе бозылган. Балаларны махсус утыргычсыз йөрткән, җәяүлеләргә юл бирмәгән, машинаны дөрес урынга куймаган - берәр, административ штрафларын вакытында түләмәгән, ут яндырып йөрмәгән, йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утырган, страховкасы булмаган килеш машина йөрткән, юл кагыйдәсен бозып каршы як полосага чыккан икешәр йөртүче, юлга тиешле документларсыз чыккан - өч, куркынычсызлык каешын такмаган, пычрак номерлар белән йөргән - бишәр, юл билгесенә туктау кагыйдәсен үтәмәгән - алты, йөртергә ярамаган транспорт чарасында йөргән - сигез йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Шул ук вакыт оешмага караган җаваплы затның , медицина хезмәткәренең куллары куелмаган килеш юлга чыккан берәр йөртүчегә дә штраф түләргә туры киләчәк. Бер машина йөртүче "Тонировка" операциясе кысаларында җавапка тартылган.

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехаметов машина йөртүчеләрнең кабат исләренә төшереп уза, штрафларны вакытында түләмәгән очракта, аны икеләтә күләмдә түләү, яки 15 тәүлеккә арест яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр каралган. Шулай ук киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга да игътибар итү кирәк. Җәйге каникуллар чорында, тиешле яшькә җитмәгән балаларның велосипедта олы юлга чыгулары аяныч тәмамланырга мөмкин. Шул хакта да онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев