Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә балаларга дини тәрбия бирәләр

Газетабызны алып укып баручылар белә, елның-елында районыбызның үзәк мәчетендә химаячеләр ярдәме белән җәйге айларның берсендә дини лагерь эшли. Район халкы дини лагерь дип йөртсә дә, Наил хәзрәт Сәгъдиев үзе: "Лагерь ук түгел инде бу, балаларга дини тәрбия бирү дәресләре дисәк дөресрәк булыр..."- дип аңлата. Ә монда йөрүче алты дистә бала:...

Газетабызны алып укып баручылар белә, елның-елында районыбызның үзәк мәчетендә химаячеләр ярдәме белән җәйге айларның берсендә дини лагерь эшли.

Район халкы дини лагерь дип йөртсә дә, Наил хәзрәт Сәгъдиев үзе: "Лагерь ук түгел инде бу, балаларга дини тәрбия бирү дәресләре дисәк дөресрәк булыр..."- дип аңлата.

Ә монда йөрүче алты дистә бала: "Әлеге лагерь безгә бик ошый. Ел саен килергә тырышабыз...", - дип сөйләнә. Ничек кенә булмасын, изге гамәл дәвам итә. Дини тәрбия бирү дәресләре бүген, 12 июльдә, чәршәмбе көнне башланып китте. Балалар иртәнге сәгать 9 дан 13 сәгатькә кадәр укыйлар, өйрәнәләр, ислам дине нигезләренә төшенәләр. Ә ниләргә өйрәнә балаларыбыз, быелгысының үзенчәлекләре ничек, кемнәр өйрәтә, анысын газетабыздан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев