Әтнәдә – МЧС укулары
Республикабыз башкаласының ике район халкын безнең җирлектә урнаштыруга бәйле махсус өйрәнүләр узды. Өйрәнү Тукай исемендәге техникумның актлар залында үтте. Үзебезнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең вакытлары бик булмау сәбәпле, бу чараны оештыручыларның берсе - Казан шәһәре буенча әйдәп баручы белгеч Вадим Цыпцинга мөрәҗәгать иттем.Бу чараны оештыру комиссиясе җитәкчесе - Татарстанның...
Республикабыз башкаласының ике район халкын безнең җирлектә урнаштыруга бәйле махсус өйрәнүләр узды.
Өйрәнү Тукай исемендәге техникумның актлар залында үтте. Үзебезнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең вакытлары бик булмау сәбәпле, бу чараны оештыручыларның берсе - Казан шәһәре буенча әйдәп баручы белгеч Вадим Цыпцинга мөрәҗәгать иттем.Бу чараны оештыру комиссиясе җитәкчесе - Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков икән.
- Ә өйрәнүләрнең максаты - шәһәр арты зонасын өйрәнү. Хәвеф-хәтәр очрагында, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан 37 оешманы Әтнә районына кайтарып урнаштыруга бәйле документларны, килешүләрне ачыклап көйлибез, - диде ул.
Шунда ук безнеңбу өлкәдәге кимчелекләрне ачыкларга ашыкты.
- Әле берничә көн элек Саба районында булдык. Мәдәният Сараенда һәр авыл җирлегенең аерым кабинеты бар иде.
Актлар залында аерым-аерым күчләр булып укмашкан халыкка карап гарьләнеп куйдым. Ә бит Казаннан кайтучылар гына да безнекеләрдән берничә тапкырга күп. Ә гадәттән тыш хәл вакытында Әтнә районына мәктәп-гимназияләр генә түгел, хакимият, суд, салым органнары, эре предприятиеләр дәкайтачак. Ходай үзе сакласын инде, шулай да һәр очракка әзер булып тору кирәк.
- Башка районнарда да булдык. Яхшы каршы алдылар, - дип дәвам итте Вадим Цыпцин.
Вакытында килеп җитмәгән берничә оешма да бар иде. Дөрес, безнең әңгәмә барышында алар да килеп җиттеләр. Әтнәдә халыкның ни дәрәҗәдә арту мөмкинлеген Күәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Фәйзиева сүзләреннән дә аңларга була.
- Җирлек барысы 9 мең шәһәр кешесен кабул итәчәк, - диде.
Ә менә Сәрдә авыл җирлегеннән Рәшит Хөснетдинов:
- Элек 468 кеше иде. Хәзер 170ләп кеше генә кабул итәбез, - дип елмайды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев