Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мошенниклар яңача акча эшли

Мошенниклар акча үзлаштерүнең яңа юлларын табып кына тора.

Әтнәдә бер ханымның инстаграмм битен 'ватып" кереп, улы юл һәлакатенә очраган дип, ялган мәгълүмат куя алар.Ике миллион ярым акча жыелган, тагын 500 мең кирәк, имеш. Акча күчерү өчен карта номерын да куйганнар.

Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү булекчәсе житәкчесе Марат Әмиров мондый очракта иң беренче итеп барысын да ачыкларга киңәш итә. "Аралашу юллары күп, шалтыратып, язып белешегез, дөрестән дә кеше ярдәмгә мохтаҗмы әллә юкмы.Шунсыз акча күчерә күрмәгез",- дип кисәтә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев