Әтнәдә барлык шартлар да тудырылган
үз һөнәре Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге буенча укучы егетләр Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырды. Һөнәри белем бирү системасында кадрлар хәзерләүнең сыйфатын яхшырту һәм Worldskils стандартларын исәпкә алган хәлдә инновацион модельләрне кулланып тапшырылучы әлеге имтиханда егетләрнең белемнәре өч төрле модуль буенча тикшерелде. Имтиханнарны алучы...
үз һөнәре
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге буенча укучы егетләр Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырды.
Һөнәри белем бирү системасында кадрлар хәзерләүнең сыйфатын яхшырту һәм Worldskils стандартларын исәпкә алган хәлдә инновацион модельләрне кулланып тапшырылучы әлеге имтиханда егетләрнең белемнәре өч төрле модуль буенча тикшерелде. Имтиханнарны алучы экспертлар арасында Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы белгечләре белән беррәттән Арча агросәнәгать һөнәри колледжыннан Ринат Зәйдиев, Кукмара аграр колледжыннан Дилюс Ибраһимов та бар иде. Шулай ук компетенция үзәге булып торган Сарман аграр колледжыннан Айрат Гарипов тикшерү комиссиясен җитәкләде.
Модульләр беренчесе - тракторларны сменалы техник карау белән бәйле. Икенче модуль буенча егетләр тракторда йөреп күрсәтәләр. "Горка", "змейка" хәрәкәте, "паралель парковка", "габаритный дворник" кебек йөртү буенча имтихан тапшыралар. Өченче модуль дүрт варианттан тора. Аның эченә МТЗ-1221 һәм культиватор, МТЗ-82 һәм "сеялка земновая", МТЗ-82 һәм пресс-подборщик, МТЗ-3121 һәм плуг керә. Егетләр әлеге агрегатларның төзелешен аңлаталар, тагып, көйләп эшкә әзерлиләр. Бу уңайдан техникум җитәкчелеге йомгаклау имтиханнарын тапшыру өчен тракторлар белән ярдәм иткән күмәк хуҗалыкларга зур рәхмәтле. "Шахтер", "Таң", Ленин исемендәге, "Күшәр", "Мәңгәр", "Дусым» һәм "Тукай" хуҗалыгы егетләр өчен әнә шундый мөмкинлек тудырдылар. Сүзебезне тыңлап, кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә", - ди авыл хуҗалыгы техникумы директоры Айрат Каюмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев