Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр бергәләп каршы торыйк

«Терроризм», «террористлар», «экстремизм» - бу сүзләрне вакытлы матбугат аша да, телевизор-радиодан да көн саен ишетеп торабыз. Шушы уңайдан район мәктәпләрендә укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр, очрашулар үткәрелә. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инс­пекторы Дамир Һадиев белән әнә шул хакта сөйләшәбез. - Экстремизм һәм терроризм егерме беренче гасырның иң...

«Терроризм», «террористлар», «экстремизм» - бу сүзләрне вакытлы матбугат аша да, телевизор-радиодан да көн саен ишетеп торабыз.

Шушы уңайдан район мәктәпләрендә укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр, очрашулар үткәрелә. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инс­пекторы Дамир Һадиев белән әнә шул хакта сөйләшәбез.
- Экстремизм һәм терроризм егерме беренче гасырның иң куркыныч проблемаларының берсенә әйләнеп бара. Терроризм - даими рәвештә террор кулланып алып барылган сәясәт ул. Юридик көчкә ия булуга карамастан, бу сүзнең туры аңлатмасы әлегә кадәр ачыкланмаган. Әмма шул ук вакытта ул "көчләү", "куркыту" кебек сүзләрнең синонимы булып тора. Террористлар үзләренең җи­наятьләрен каплау мак­сатында ислам динен бозган вахабизмнан файдаланалар. Ислам дөньясында вахабизм­ны таратуда авторитар сәяси режимнарның өстенлекле булуы зур роль уйный. Әлеге режимнар көч куллануны сәяси каршылыкларны чишүнең бердәнбер юлы итеп куялар һәм шуны нормаль күренеш итеп күрсәтергә тырышалар. Бу очракта иң беренче куркыныч яшүсмерләргә яный. Балаларыбыз буш вакытлары булганда интернет челтәрендә утырырга яраталар. Шул ук вакытта интернет террористик һәм экстремистик оешма вәкилләре өчен үзенә күрә бер кармак ролен үти. "В контакте", "Фейсбук", "Твиттер", "Ютуб" челтәрләре бигрәк тә популяр. Алар радикаль идео­логияне, экстремистик характердагы текстларны, аудио һәм видео материаллар­ны тиз арада тарату өчен уңай. Билгеле, бу уңайдан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрлә­ре тарафыннан даими рә­вештә интернет челтәрен мо­ниторинглау оештырыла һәм башкарыла. Шуның нәтиҗәсендә 2017 елның 8 ае эчендә тикшерү органнары тарафыннан интернет челтәрен экстремистик һәм террористик характердагы җинаятьләр кылу өчен файдаланган өчен 17 җинаять эше ачылган. Экстремистик материалларны күпләп тараткан һәм нацистик атрибутиканы һәм символиканы пропагандалаган өчен 51 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
"Экстремизм"га килгәндә, ул хакимиятне көч белән яулап алу һәм кулда тоту, дәүләтнең конс­титуцион строен көч кулланып үзгәртү, шул ук вакытта шушы мак­сатларда законлы бул­маган хәрби формиро­ваниеләр оештыру һәм шуларда катнашу белән бәйле эшчәнлекне күздә тота. Экстремизм һәм терроризм - милли, сәяси, икътисади, дини өлкәләрдә дөрес булмаган эшчәнлек һәм карарлар кабул итүнең нәтиҗәсе генә түгел, югары рухи-этик, пат­риотик тәрбиянең һәм үсешнең түбән дәрәҗәдә булу күрсәткече. Алар белән бәйле проблемалар кайда яшәвенә, фаҗига аның гаиләсенә кагылу-кагыл­мавына карамастан, бүген һәркемне борчый. Күз яшьләре, югалту ачысы, кайгы- хәсрәт кенә китереп кал­дырмыйча, безне бу хәл­ләрнең кайдан килеп чыгуы турында уйланыр­га мәҗбүр итә. Без моңа каршы торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев