Әтнәләр декларация тапшыра
Ел саен Россия Федерациясе Президентының 460 нчы номерлы указы нигезендә расланган бердәм формада Әтнә муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләре һәм муниципаль урындагы затлары үзләре һәм үзләренең ирләре (хатыны һәм балигъ булмаган балаларының) керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм милеккә карата йөкләмәләре хакында декларация тапшыралар. 30 апрельдән соң белешмәләр Әтнә муниципаль районының официаль сайтына...
Ел саен Россия Федерациясе Президентының 460 нчы номерлы указы нигезендә расланган бердәм формада Әтнә муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләре һәм муниципаль урындагы затлары үзләре һәм үзләренең ирләре (хатыны һәм балигъ булмаган балаларының) керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм милеккә карата йөкләмәләре хакында декларация тапшыралар.
30 апрельдән соң белешмәләр Әтнә муниципаль районының официаль сайтына урнаштырылачак. Декларацияне тутыруга карата таләпләр үзгәрешсез калды. Коррупцион күренешләрне профилактикалау максатыннан белешмәнең тулылыгын кадрлар хезмәте контрольдә тота.
Моннан тыш «Россия Федерациясенен дәүләт гражданлык хезмәте турындагы» һәм «Россия Федерациясе муниципаль хезмәте турындагы» Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр буенча, дәүләт һәм муниципаль хезмәтен үтәргә теләүче гражданнарга, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең һәркем алырлык мәгълүмат урнаштырылган һәм аларны идентификацияли алу мөмкинлеге булган мәгълүмати - телекоммуникатив «Интернет» челтәре сайтларынын адресларын яллаучы вәкилгә (представителю нанимателя) хәбәр итү турында яңа таләпләр куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев