Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, янгыннан сакланыгыз

Хөрмәтле гражданнар, 2017 елның 14 июнендә Бөекбритания башкаласы Лондонда 24 катлы йорттта янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә 58 кеше халәк булган, 18 кеше сырхауханәдә. Булган хәлләр безне тагын бер кат янгынның нинди куркыныч очрак икәне турында уйланырга мәҗбүр итә. Йортны янгыннан саклар өчен түбәндәге кагыйдәләрне искәртеп үтәбез. Ут белән эшләгәндә куркынычсызлык...

Хөрмәтле гражданнар, 2017 елның 14 июнендә Бөекбритания башкаласы Лондонда 24 катлы йорттта янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә 58 кеше халәк булган, 18 кеше сырхауханәдә. Булган хәлләр безне тагын бер кат янгынның нинди куркыныч очрак икәне турында уйланырга мәҗбүр итә. Йортны янгыннан саклар өчен түбәндәге кагыйдәләрне искәртеп үтәбез.

Ут белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

-Агач йортларны, чарлакларны махсус ялкын үткрми торган пропитка белән эшкәртергә.

-Электр белән тәэмин итү системасын дөрес итеп урнаштырырга.

-Иске электр үткәргечләрне яңага алмаштырырга.(бу эшне махсус белемле электрчылар гына эшләргә тиеш)

-Җылыту мичләрен, газ котелларын урнаштыруны бу өлкәдәге профессионалларга тапшырырга

-Янгын чыкканлыгын хәбәр итүче извещателләр урнаштырырга

-Йортыгызда огнетушительләр булдырырга

-Балаларның ут белән шаяруына юл куймаска

-Йорттан чыгып киткәндә электр приборларын сүндерергә онытмагыз.

-Йорт һәм каралты-кура янәшәсендә тәмәке тартмаска

-Мичне корымнан һәм көлдән вакытында чистартырга

-Мичне агартып торырга

-Мичне артык күп ягып кыздырмаска

-Газ баллонын кулланганда аны урамда металл ящикта йорттан 5 метр ераклыкта сакларга кирәк

-Үзлектән ясалган электр приборлары кулланмаска

-Өйдә бензин, керосин, тиз янып китүчән сыеклыклар сакламагыз.

Фатирда, йортта янгын башланган вакытта электр утын өзәргә, ялкынны үз көчен белән су белән, огнетушитель белән сүндерергә тырышырга кирәк. Янгын турында кичекмәстә янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итәргә: 01, (кәрәзле телефоннан 101, 112, Арча районы янгын бүлеге 3-59-01, Әтнә районы янгын бүлеге 2-20-01, Яңа Шашы авылы янгын сүндерү бүлеге 3-23-82). Газ кранын ябарга, ишекне бикләмичә генә ябарга, тиз генә урамга йогереп чыгарга, куршеләгә хәбәр итәргә.Фатирда балалар калмавына инанырга. Янгын чыккан бинадан чыгып китәргә мөмкинлек булмаса, балконга чыгарга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк. Көчле төтен һәм югары температура булган бинадан чыккан вакытта авызны юеш чупрәк белән капларга һәм булдыра алганча тезләнеп яки шуышып чыгарга кирәк, чөнки аста төтен азрак һәм температура түбәнрәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев