Җәмгыять

Әтнәнең үрнәк гаиләсе

Алар икесе дә Бәрәскәдә туып үсәләр. Алсу-Наилә һәм Хәйдәр Хәбибуллиннар гаиләсендә, Рашат - Фирая һәм Шамил Шәрәфиевләр гаиләсендә. Алсу һәм Рашат Шәрәфиевләр бик эшчәннәр. Шуңа күрә тормышлары да бик яхшы. Зур йортлары әллә кайдан күркәм булып күренеп тора. Капка-коймалар барысы да яхшы эшләнгән. Өй эченә керсәң, бөтенләй искитәрлек. Бүлмәләре күп....

Алар икесе дә Бәрәскәдә туып үсәләр. Алсу-Наилә һәм Хәйдәр Хәбибуллиннар гаиләсендә, Рашат - Фирая һәм Шамил Шәрәфиевләр гаиләсендә.

Алсу һәм Рашат Шәрәфиевләр бик эшчәннәр. Шуңа күрә тормышлары да бик яхшы. Зур йортлары әллә кайдан күркәм булып күренеп тора. Капка-коймалар барысы да яхшы эшләнгән. Өй эченә керсәң, бөтенләй искитәрлек. Бүлмәләре күп. Хәзерге заман мебельләре белән җиһазландырылган.

Алсу - Бәрәскә балалар бакчасында тәрбияче, балаларын бик ярата. Мактаулы тәрбияче. Үз эше буенча бәйгеләрдә катнашып, беренче урыннарны ала. Рашат юл төзелешендә эшли. Автобус шоферы ул. Эшчеләрне утыртып алып йөри.


Нет комментариев