Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тоннель” дән соң “Көзге каникуллар”

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рефат Нурмехәмәтов хәбәр итүенчә, 26 октябрь – җомга көнне “Тоннель” операциясенең чираттагысы уза.

Аның кысаларында шоферлар тарафыннан мөмкин булган һәр төрле юл йөрү кагыйдәләрен бозу мизгелләре тикшереләчәк. Штрафларны вакытында түләү дә күз уңында булыр, диләр. 29 октябрь – 6 ноябрь аралыгында “Көге каникуллар” операциясе гамәлдә булачак. Исеменнән үк аңлашылганча, техника йөртүчеләрнең генә түгел, укучы балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителәчәк. Аерым алганда, балаларга юлны тиешле урында гына аркылы чыгарга һәм яктылыкны кире кайтаргычлар тагарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев