"Туган авылым" паркы кышка әзер
Җәмгыять

"Туган авылым" паркы кышка әзер

Кояшлы,матур көннән файдаланып, Олы Әтнә үзәк паркын кышка әзерләп җыештырып куйганнар.

Үләннәрне чапканнар, коелган яфракларны тырмалап капчыкларга тутырганнар.Фонтанны сүндереп, тирә-юньне чистартып, җыештырып куйганнар. Кыскасы, бар җирдә чисталык, матурлык. Паркка хозурланып йөрисе генә килеп тора. Сез дә килегез, сокланыгыз әтнәләр!


Нет комментариев