Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

УЯУЛЫК, ТАГЫН БЕР КАТ УЯУЛЫК

Район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә, районыбыз кураторы, федераль куркынычсызлык хезмәтеннән килгән Александр Логинов та катнаш­ты. Бүгенге көндә районда экстремистик характердагы юнәлешләрне һәм дә террорчылыкны булдырмау өчен профилактик кисәтү чаралары үткәрелә. Бу полиция, мәгариф, район үзәк больницасы вәкилләре чыгышында да ачык чагылды. Шулай булса да, Александр Логинов: "Районга кайткан, килгән таныш булмаган, шикле кешеләргә игътибар итәргә кирәк. Вакытында чарасын күргәндә генә, куркыныч вакыйгаларны булдырмый калырга мөмкин. Бигрәк тә Казанда узасы җәйге Универсиада алдыннан", - дип, һәрвакыт уяу, игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.

Дөрестән дә, районыбызда тынычлыкны саклауда һәркайсыбызның игътибарлы булуы зарур. Берни дә булмый дип, тынычланырга ярамый, адым саен хәвеф-хәтәр. Бигрәк тә безнең район башкалага якын, быел бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары узачак. Шул хакта да онытмаска иде.

Аннары "Бу миңа янамый", дип әйтергә дә ашыкмагыз. Ходай Тәгалә дә "Сакланганны гына саклармын", дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев