Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул бит безнең райондашыбыз

Телефон шалтырый. Көр тавыш: «Сеңлем, газетагызны ничек итеп Югары Ослан районына алдырып була ул?» - Кызганычка каршы, Арча районыннан тыш, республикабызның башка районда яшәүче якташларыбыз "Әтнә таңы" газетасын алдыра алмыйлар шул. Мәсхүт абый безнең интернет сайтыбыз бар. Район тормышы белән шуннан танышып бара аласыз. - Кирәкми миңа сайт. Газетагызны кулларыма...

Телефон шалтырый. Көр тавыш: «Сеңлем, газетагызны ничек итеп Югары Ослан районына алдырып була ул?»
- Кызганычка каршы, Арча районыннан тыш, республикабызның башка районда яшәүче якташларыбыз "Әтнә таңы" газетасын алдыра алмыйлар шул. Мәсхүт абый безнең интернет сайтыбыз бар. Район тормышы белән шуннан танышып бара аласыз.
- Кирәкми миңа сайт. Газетагызны кулларыма тотып укыйсым килә.
Тынгысыз, һәр нәрсәгә үз фикере булган, башкаларга ярдәм итәргә әзер торган Мәсгүт абый белән иң беренче телефон аша таныштык. Дөнья булгач, якыннан күрешү дә насыйп булды. Кечкенәләрем укырга кергәндә, 22 балага да 1 сентябрь көнне бүләк өләшеп чыкты ул. Шул вакытта, үз оныгын гына котлап калмады, башкаларга да өлеш чыгарды, дип сокланып куйган идем. Баксаң, Югары Ослан авылында гомер кичерүче якташыбыз Мәсгүт абый Лотфуллинга шәфкатьлелек канына сеңгән икән. Бүгенге көндә аның башкаларга, авыр гаиләләргә күрсәткән яхшылыкларын санап та бетерерлек түгел.
Шунысын да әйтергә кирәк, Мәсгүт абый иң актив газета укучыларыбызның берсе дә. Туган ягы белән бәйле нинди генә яңалыгы, борчыган мәсьәләләре булды исә, иң беренче безнең белән уртаклаша. Әтнә дәүләт драма театрының спектакльләрен карап, алган кичерешләре белән уртаклашырга да безгә шалтырата Мәсхүт абый. Югары Ослан авылында гомер кичерсә дә, җаны-тәне белән туган ягында ул.
Чыгышы белән Кече Әтнә авылыннан Мәсхүт абый. Данлыклы кибетче Гыйлемхан малае ул. Гыйлемхан белән Сабира гаиләсендәге 9 баланың 8нчесе булып дөньяга килә. Кечкенәдән әтисе янында кибеттә мәш килеп, сату эшенең тирәнлекләренә төшенеп үсә Мәсгүт абый. Олы Әтнә кызы Әкълимә белән гаилә корып, 1981 елларда Югары Ослан якларына чыгып китәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1991 елларда үз эшләрен башлап җибәрәләр. Бүгенге көндә үзем өчен генә түгел, башкаларга да ярдәм ит, принцибы белән яши ул.
Төрле хәйрия акция­ләрендә катнаша. Ел саен яңа уку ел башланыр алдыннан ярдәм йөзеннән "Мәктәп ярминкәсе" үткәрә. Төрле чараларда иганәче буларак катнаша. Болары без белгәннәре генә. Шушы еллар эчендә башкарган игелекләрен санап та бетерә торган түгел. Шунысы шатландыра, якташлары­быз кайларда гына яшәсәләр дә, югалмыйлар. Мәсхүт абыйга да алдагы көннәрдә уңыш­лар гына юлдаш булсын.

Мәсгүт абый оныклары белән.

Тормыш иптәше белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев