Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

УНИВЕРСАЛЬ СПОРТ КОМПЛЕКСЫ

"Тиздән район халкына Олы Әтнәдә төзелүче өч катлы универсаль спорт комплексы хезмәт күрсәтә башлый", - дип таныштырды төзелеш объекты белән ООО "Керамикомаркет"ның мондагы прорабы Бәхтияр Садыйк улы Рәхмәтуллин.

- План буенча әлеге комплекс 2012 елның декабрендә эшли башларга тиеш, дөрес, кышкы суыклар аркасында төзелеш барышы планнан аз гына калыша. Төзелеш темпын арттырдык - апрель аеннан башлап эш график нигезендә дәвам итәчәк, - дип башлады ул сүзен.

Әйтүенчә, иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр төзиләр, эшче куллар җитәрлек, торак, туклану мәсьәләләре дә уңай. Бүгенге көнгә кирпеч өюнең I катын тәмамлаганнар инде, комплексның арткы ягында урнашкан зур спорт залының металл конструкциясен монтажлау эшен башлаганнар.

Ә хәзер Универсаль спорт комплексын тулысынча әзер дип күз алдына китерик. Өч катлы бинаның алгы ягы 2 керү өлешеннән торачак. Алгы як көзге эффектлы тонировкаланган тәрәзә белән каплана. Ике ягында да керамикогранит плитәләр тезәләр. Объектның никадәр зур булуын чамалар өчен эчтәге бүлмәләр белән танышыйк. I катта төрле снарядлар: бруслар, турниклар һ.б., чишенү бүлмәсе, 90 кешегә бию залы, диджей бүлмәсе, администраторлар һәм бухгалтер бүлмәләре, гардероб, табиб бүлмәсе, буфет, коры эссе камера (фин мунчасы), персонал бүлмәләре урын ала. II катта көрәш һәм тренажерлар куллану элементларын үз эченә алган ОФП бүлмәләре, шунда ук шахмат классы бар. III катта гардероб һәм 120 урынлык актлар залы, хореография, артистлык, музыкаль класс­лар урнашкан. Санузел, душ бүлмәләре I һәм II катларда булачак.

- Тиешенчә баш­ка­­рыр­­быз, иң мөһиме - стройматериаллар бу­ен­ча һәм финанс ягын­нан тоткарлыклар юк, - ди­де прораб.

Димәк, Яңа елга аяк басканда яңа Универсаль спорт комплексы да эшли башлый. Рәхәтен күрергә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев