Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәтеннән "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын турында мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына 00 сәгать 54 минутта килеп ирешә. Урынга 6 нчы янгын часте хезмәткәрләре, табиблар бригадасы, газ, дәүләт электр челтәре хезмәткәрләре, полиция вәкилләре барган.
Биредә янгын сүндерүчеләргә 65 нче участок йортында кеше булырга мөмкинлеге турында хәбәр итәләр. Күршедәге ике йортны да тулысынча ут камап ала. 23 минуттан янгын сүндерелә. Нәтиҗәдә, пешү җәрәхәтләре алган 35 яшьлек егет госпитализацияләнә. Янган хәрабәләр астыннан вафат булган 60 яшьлек ир-ат гәүдәсе дә табыла. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
http://intertat.ru/tt/
Нет комментариев