Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 25 яңа очрагы ачыкланган
Җәмгыять

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 25 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 7112 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 7112 очрагы ачыкланды. Узган тәүлектә республикада 25 яңа очрак теркәлде», — диде ул.

Баш санитар табиб сүзләренә караганда, республикада коронавируска барлыгы 720 309 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәгә кергән 658 граждан медицина хезмәткәрләре күзәтүендә тора.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә 20 кешенең Covid-19 авыруыннан дәвалануы турында әйтте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-09-2020/uzgan-t-lekt-tatarstanda-koronavirusny-25-ya-a-ochragy-achyklangan-5774186


Нет комментариев