Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәхши әти өч айлык сабыеның чигә сөяген сындырган - «Әтнә таңы»

Кичә, балаларны яклау көнендә, Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасында баш миенә һәм баш сөягенә зур зыян килгән, авыр хәлдәге өч айлык кызны китерәләр. Төнлә белән уянган баланы 19 яшьлек әни кеше йомышы белән башка бүлмәгә чыккан арада 23 яшьлек иренә карап торырга куша. Бала елый башлагач әти...

Кичә, балаларны яклау көнендә, Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасында баш миенә һәм баш сөягенә зур зыян килгән, авыр хәлдәге өч айлык кызны китерәләр.

Төнлә белән уянган баланы 19 яшьлек әни кеше йомышы белән башка бүлмәгә чыккан арада 23 яшьлек иренә карап торырга куша. Бала елый башлагач әти кешенең бик нык ачуы чыга һәм берничә тапкыр сабыйның битенә йодрыгы белән суга. Нәтиҗәдә баланың ике яктан да чигә сөяге сына.

Хәзер кыз авыр хәлдә хастаханәнең интенсив терапия бүлегендә ята.

Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган ир үз гаебен таныган. "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев