Волейболчылар кайтты
Җәмгыять

Волейболчылар кайтты

Волейболчыларыбызның 29 март көнне Мамадышка китүен хәбәр иткән идек. Кичә, 1апрель көнне, алар исән - сау әйләнеп кайттылар. Алексеевск, Норлат, Мамадыш командалары белән уйнаганнарын беләсез. Әтнәдән кала барысы да шәһәрләр. Һәм соңгы еллардагы чемпионнары. Шулай булса да югалып калмаган алар. - Сигезлеккә керделәр. Тренерлары - И. Әхмәтов. Монысы да көтелмәгән...

Волейболчыларыбызның 29 март көнне Мамадышка китүен хәбәр иткән идек. Кичә, 1апрель көнне, алар исән - сау әйләнеп кайттылар.

Алексеевск, Норлат, Мамадыш командалары белән уйнаганнарын беләсез. Әтнәдән кала барысы да шәһәрләр. Һәм соңгы еллардагы чемпионнары. Шулай булса да югалып калмаган алар.

- Сигезлеккә керделәр. Тренерлары - И. Әхмәтов. Монысы да көтелмәгән күрсәткеч...- ди спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин. Сөбханалла шулай уйный алгач. Көчлеләр белән уйнау зур тәҗрибә дә бирә. Афәрин, егетләр.


Нет комментариев