Якташыбыздан тәмле канатлар рецепты
Бу бик тәмле канатлар! Баллы канатлар!!! 1 кг тавык канаты, 2 шәр аш кашыгы бал, соя соусы, кетчуп яки томат пастасы, сарымсак, тәмләткечләр (үзең теләгәнен алырга ярый, мин тавык өчен әзерләнгән махсус тәмләткеч кулланам), тәменчә тоз. Тавык канатларына бал, соя соусы, томат пастасы, тәмләткечләр кушып, 1 сәгать чамасы маринадларга. Әледән-әле...
Бу бик тәмле канатлар! Баллы канатлар!!!
1 кг тавык канаты, 2 шәр аш кашыгы бал, соя соусы, кетчуп яки томат пастасы, сарымсак, тәмләткечләр (үзең теләгәнен алырга ярый, мин тавык өчен әзерләнгән махсус тәмләткеч кулланам), тәменчә тоз.
Тавык канатларына бал, соя соусы, томат пастасы, тәмләткечләр кушып, 1 сәгать чамасы маринадларга. Әледән-әле болгаткалап торырга онытмагыз.
Ябышмасын өчен формага фольга яки пергамент кәгазе җәяргә. Өстенә маринадланган тавык канатларын тезеп, әзер булганчыдуховкада пешерергә. Җиңсәдә дә пешерергә була.
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА. Әтнә районы, Үртәм авылы.
Чыганак: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=6466
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев