Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якын арада илдә 230 мең кеше эшсез калырга мөмкин

Якындагы өч айда 230 мең россияле, кыскартылуга эләгү сәбәпле, эшсез калырга мөмкин, дип яза "Известия" РФ Хезмәт министрлыгы анализына таянып.

 

"Артык" хезмәткәрләрнең күбесе финанслар һәм банк секторларында эшли, алар якынча 30,5 мең кеше. Транспорт өлкәсендә кыскартылуга 27,7 мең кеше эләгергә мөмкин. Электр җиһазлары җитештерү өлкәсеннән 16,6 мең россияле китәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

 

Министрлык фаразлары буенча, кыскартылуга нефть һәм газ табу һәм эшкәртү өлкәсендә эшләүче 14,4 мең кеше, машина һәм җиһазлар җитештерүдә эшләүче 11,7 мең кеше, автомобиль җитештерүдәге 8,2 мең кеше, төзелеш материаллары җитештерүдәге 6,2 мең кеше эләгергә мөмкин.

 

Министрлык әлеге фаразны 12 миллион кеше эшләгән 46 мең оешмадан сорау алганнан соң төзегән. Хезмәткәрләрне эшсез калдыру дигәндә, предприятиеләр җитәкчелеге алар белән килешүләрне өзү яисә кыскартылган эш көненә калдыру турында әйткән. 
 

Rabota.ru порталы мәгълүматларына караганда, 2019 елда Россиядә эш бирүчеләрнең 25 проценты штатларын кыскартачагын хәбәр иткән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/yakyn-arada-ild-230-me-keshe-eshsez-kalyrga-m-mkin/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев