Ялларда һава торышы үзгәрәчәк
21 мартка кадәр Казанда һава температурасы нормадан түбән булачак 12 март 2018, 14:27 , Фото: архив tatar-inform Пәнҗешәмбе кар явачак, җомга температура 0 градуска кадәр күтәреләчәк, ялларда һава торышы тагын үзгәрәчәк. (Казан, 12 март, «Татар-информ). Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә...
21 мартка кадәр Казанда һава температурасы нормадан түбән булачак
12 март 2018, 14:27 , Фото: архив tatar-inform
Пәнҗешәмбе кар явачак, җомга температура 0 градуска кадәр күтәреләчәк, ялларда һава торышы тагын үзгәрәчәк.
(Казан, 12 март, «Татар-информ). Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның белдерүенә сылтама белән.
Моның сәбәбе - үзәге Екатеринбург аша үтә торган антициклон, дип искәртте Юрий Переведенцев.
«Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, чәршәмбедән башлап Татарстанга җылы һава массалары үтеп керәчәк, төнге температура да күтәреләчәк. Чәршәмбе көнне 3 градуска кадәр салкын булачак. Пәнҗешәмбе кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан исә, көндез -2 градус салкын, ә җомга көнне температура 0 градуска кадәр күтәрелә, - диде КФУ профессоры. - Әмма ялларда һава торышы тагын үзгәрә. Шимбә көнне -3, якшәмбедә -4 градуска кадәр салкын. 12-21 март көннәрендә һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев