Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яшәү мохите бездән тора»: калдыклар бетерү буенча Росрано белән килешүгә кул куелды

Республикада калдыклар барлыкка китерүче сәнәгать предприятиеләре һәм аларны эшкәртүче предприятиеләр арасында хезмәттәшлек җайга салыначак.

I һәм II класслы калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

    Килешү калдыкларны барлыкка китерүче сәнәгать предприятиеләре һәм аларны эшкәртүче предприятиеләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. «Без барыбыз да безнең яшәү мохитенең чисталыгы  бездән торганын аңлыйбыз. Тик  экологик зыян җыелган, аны махсус ярдәмнән башка тәртипкә китерү мөмкин түгел. Хезмәттәшләребез ярдәме белән без барлык хәл итәргә тиешле  мәсьәләләрне дә хәл иттек», — дип хәбәр итте  килешүгә кул куйганнан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

«РосРАО» федераль дәүләт унитар предприятиесенең экологик проектларын тормышка ашыру буенча генераль директорның беренче урынбасары Максим Корольков мәгълүматларына караганда, бу илдә төзелгән беренче шундый зур килешү. Татарстан биредә калдыклар барлыкка китерүче сәнәгать предприятиеләре һәм аларны эшкәртүче предприятиеләр булуы белән уникаль. Еш кына калдыкларны эшкәртү тармагы әлеге предприятиеләрнең мөнәсәбәтләрне җайга сала алмавы аркасында зыян күрә, дип саный ул. "2020 елда без калдыклар белән эш итү буенча дәүләт мәгълүмат системасының беренче блокларын булдырабыз, аның кысаларында бу предприятиеләр үзара икенчел ресурслар агымын җайга сала алачак. Бу сәнәгать үсешенең яңа системасын гына биреп калмыйча, әйләнә — тирә мохиткә йөкләнешне дә сизелерлек киметәчәк», - диде Корольков.

      Бу программага «I һәм II класслы калдыклар белән эш итү инфраструктурасы»аерым федераль проекты багышланган. Аның кысаларында калдыклар белән эш итү буенча федераль система, дәүләт мәгълүмат системасы булдыру, калдыкларны эшкәртү буенча булган темаларга өстәмә рәвештә җиде зур предприятие булдыру планлаштырыла. 2024 елга сәнәгать калдыкларын эшкәртүнең кимендә 65% ын тәэмин итү планлаштырыла. «Федераль бюджет акчалары дәүләт мәгълүмат системасын булдыруга бүленгән инде. Татарстан предприятиеләре әлеге системаны, электрон мәйданчыкны түләүсез файдалана алачаклар. Алар-химия ток чыганакларын, аккумуляторларны җитештерү буенча машина төзелеше предприятиеләре, аларда күп санда калдыклар барлыкка килә, һәм алар еш кына алар белән нәрсә эшләргә кирәклеген белми. Алар өчен мондый система булдыру бик мөһим һәм актуаль. 2020 елда бу өлкәдә хәл үзгәрер дип ышанам", - дип йомгаклады спикер.

Сынау проектын тормышка ашыру I–II класслы калдыклар белән эш итүгә килешүләр төзү өчен электрон мәйданчык булдыруны, калдыкларның төренә һәм күләменә бәйсез рәвештә хезмәт күрсәтүне, I–II класслы калдыклар белән эш итү буенча намуслы операторларның җитештерү егәрлекләрен йөкләүне күздә тота. Моннан тыш, проект калдыклар белән эш итү өлкәсендә коррупцион хокук бозулар кылу мөмкинлеген һәм табигать саклау законнарын бозу нәтиҗәсендә эш репутациясен югалту куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Республика предприятиеләренә калдыклар белән эш итүнең I–II класслы дәүләт мәгълүмат системасына (ГИС) барлыкка килгән калдыкларның төрләре һәм күләме буенча актуаль мәгълүматларны кертү һәм алга таба әлеге системаны тестлау өчен керү мөмкинлеге биреләчәк. Алынган белешмәләр I-II класслы калдыклар белән эш итүнең федераль схемасын формалаштырганда федераль оператор тарафыннан кулланылачак.

Мондый чүп эшкәртү заводлары төзелгәч, Әтнәдәге полигон да кирәкмәс. Әлегә үзәктән килгән чүп җыючы машина Әтнә полигонын файдалана. "Киләчәктә Арчада чүп эшкәртү заводы төзелергә тиеш, аннан соң үзебезнең җирлектәге полигонны чистарту эшенә  тотынабыз", - ди коммуналҗ хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

 

Мәгълүмат өчен https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/14-01-2020/sreda-obitaniya-zavisit-ot-nas-podpisano-soglashenie-po-likvidatsii-othodov-s-rosrao-5716055 файдаланылды

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев