Язучы яңа китабын бүләк итте
Җәмгыять

Язучы яңа китабын бүләк итте

Яңарак кына "Меңнәр иле Олы Мәңгәр" исемле китапның дөнья күрүе хакында хәбәр иттек.

Авторы - даими хәбәрчебез Илсур Шакиров. Бу китапта Олы Мәңгәр авылы турында тарихи очерклар, истәлекләр, фоторәсемнәр, мәзәкләр урын алган. Автор үзе дә кереш өлешендә: "Китапны Мәңгәрнең бик борынгы тарихына үтеп керә алмасам да, 20нче гасыр, 21нче гасыр башындагы кешеләрнең бер өлешен генә булса да барлап калдыру уе белән яздым", ди.

Ә бүген исә газетабыз редакциясенә килеп, китабының бер нөсхәсен бүләк итте. Фотода китапны редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова кабул итеп алган вакытны күрәсез.


Нет комментариев