Җыен хәл итте
Кичә, 27 март көнне, Яңа Әтнә авылының мәдәният йортында авыл җыены узачагын хәбәр иткән идек. Авыл халкы яшәешенә битараф түгел икән, бирегә килгән Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәммәдҗанов, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров, һәм башка кешеләрнең дә фикерләрен тыңлаганнан соң, бер карарга килеп, чүп җыю мәсьәләсен...
Кичә, 27 март көнне, Яңа Әтнә авылының мәдәният йортында авыл җыены узачагын хәбәр иткән идек.
Авыл халкы яшәешенә битараф түгел икән, бирегә килгән Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәммәдҗанов, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров, һәм башка кешеләрнең дә фикерләрен тыңлаганнан соң, бер карарга килеп, чүп җыю мәсьәләсен хәл иттеләр.
- Билгеләнгән вакытта биредә җыйналган чүпләрне җыйнап, трактор полигонга илтәчәк...- диде коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Рафаэль улы.
Беррәттән халыкны борчыган башка мәсьәләләр дә кузгалды. Җыелып сөйләшү файдага булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев