Җәйнең күрке – ӘФЛ
Сабантуйлар ыгы-зыгысы белән ел саен уза торган, инде традициягә әйләнеп киткән Әтнә футбол лигасы ярышлары турында онытып та җибәрә язганбыз. Шуңа карамастан, ул районыбызда быел да узачак. Яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, туп тибү буенча авыл командалары арасында уза торган бу бәйге 15 июльдән башланып китәчәк. Аңарчы мини...
Сабантуйлар ыгы-зыгысы белән ел саен уза торган, инде традициягә әйләнеп киткән Әтнә футбол лигасы ярышлары турында онытып та җибәрә язганбыз. Шуңа карамастан, ул районыбызда быел да узачак. Яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, туп тибү буенча авыл командалары арасында уза торган бу бәйге 15 июльдән башланып китәчәк. Аңарчы мини баскетбол буенча ярышлар үтәр дип көтелә. "Минем ике тәгәрмәчле дустым" исеме астында узучы велоузышлар да июль аена билгеләнгән. Пляж волейболы яратучылар да түземсезлек белән булачак бәйгене көтә. "Көннәр бераз матурланып киткәнен генә көтәбез. Яңгыр бераз планнарыбызны үзгәртеп җибәрде", - ди бу хакта спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин. Шулай булгач - бар да алда әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев