15 ноябрь көнне Югары Сәрдәдә киләсе елга үзара салым кертү буенча авыл җыены уздырырга ниятлиләр.
Бу хакта авыл башлыгы Рәшит Хөснетдинов хәбәр итте. Максатлары - үзара салым акчасына авылны төзекләндерү, урам утына запас яктырткычлар алу һәм авыл зираты әйләнәсен эшләүне дәвам итү.
Дәвам итәргә ниятлиләр, чөнки моны 3 ел рәттән эшләделәр инде, киләсе елга да бу эш дәвам итә. Шул исәптән быел да эшлиләр. "Озакка сузыла димәгез, безнең авыл зираты бик зур - 5 гектардан артык". - ди җирлек башлыгы.
Нет комментариев