Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл билгеләренә дә игътибар кирәк

Район прокуратурасы тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә кагыйдәләргә кагылышлы закон таләпләре үтәлеше тикшерелде. "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оешуның бердәм принциплары турындагы" Федераль закон нигезендә, җирле үзидарә органнары үз компетенцияләре кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләрне үзләре хәл итә. Тикшерү барышында Яңа Шашы авылының Молодежная урамында, Күңгәр авылы мәдәният йорты һәм...

Район прокуратурасы тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә кагыйдәләргә кагылышлы закон таләпләре үтәлеше тикшерелде.
"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оешуның бердәм принциплары турындагы" Федераль закон нигезендә, җирле үзидарә органнары үз компетенцияләре кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләрне үзләре хәл итә. Тикшерү барышында Яңа Шашы авылының Молодежная урамында, Күңгәр авылы мәдәният йорты һәм "Күңгәр балалар бакчасы" мәгариф учреждениесе урнашкан урында кисәтүче "Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу" һәм "Балалар" 1.22,1.23 юл билгеләре юк, юл аша чыгу урыны булдырылмаган, 5.19.1 һәм 5.19.2 юл билгеләре куелмаган. Милли стандарт таләпләре буенча "Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны" билгесе юл аша чыгу урыннарында юлдан уң якка куела, 5.19.2 - сул яктан. 1.23 юл билгесен балалар учреждениеләре яныннан узу урыннарында яки балалар күп йөри торган урыннарга куялар. Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча Күңгәр авылы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законны бозу буенча булган кимчелекләрне бетерүне таләп итеп күрсәтмә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев