Юл һәлакәтендә җиңел машина пассажиры вафат булган
Һәлакәттә хатын-кыз йөртүченең дә сәламәтлегенә зыян килгән.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Тукай районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина пассажиры вафат булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте 15.36 сәгатьтә Чаллы - Түбән Кама трассасында килеп чыккан: "Лада Гранта" автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм бер юнәлештә хәрәкәт иткән "ГАЗель" машинасына бәрелә.
Урынга килгән коткару хезмәткәрләре махсус җайланмалар ярдәмендә җиңел машинадан йөртүчене - 36 яшьлек хатын-кызны чыгара, аны хастаханәгә озаталар. Шуннан соң коткаручылар җиңел машинадан пассажирның үле гәүдәсен алган - 50 яшьлек ир-ат урында ук һәлак булган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151940/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев